Тамашачылар өчен кагыйдәләр

Тамашачылар өчен кагыйдәләр

Хөрмәтле тамашачылар!

Сезгә ялларыгызның күңелле һәм файдалы үтүен телибез һәм түбәндәге кагыйдәләрне үтәвегезне сорыйбыз:

  1. Билетларыгызны концерт ахырына кадәр, абонементларны аларда күрсәтелгән чаралар узып беткәнче саклагыз.
  2. Филармониядә гардероб эшли. Гардеробка тапшырылган кием-салымдагы кыйммәтле әйберләр өчен филармония җаваплы түгел. Гардеробтан файдалануыгызны дәлилләгән номерны югалткан өчен штраф каралган.
  3. Филармониягә тамашачылар концертка 1 сәгать кала кертелә башлый. Тамаша залына керү вакыты – концертка 15 минут кала.
  4. 3 нче тапкыр кыңгырау шылтыраганнан соң залга контролер озатуында гына керергә ярый – чыгышлар тәмамлангач алкышлар вакытында яки чыгышлар арасындагы тәнәфестә.
  5. Тамаша залына ризык һәм эчемлекләр белән керү тыела. Тамашага тышкы өс киемле, пычрак киемле, рюкзаклы һәм зур сумка яисә пакетлы кешеләр, алкоголь (наркотик) кулланган исерек хәлдәге затлар, филармония администрациясе әлеге кешедән тамашачыларга куркыныч янарга мөмкин дип тапкан затлар кертелми.
  6. Филармония администрациясеннән рөхсәте булмаса, тамаша вакытында фотога һәм видеога төшерү тыела.
  7. Тамашага чакыру кыңгыравы 3 нче тапкыр шылтыраганнан соң, кесә телефоннарын сүндерергә яки тавышсыз режимга куярга кирәк.
  8. Чыгыш вакытында урыннан тору һәм сөйләшү тыела.
  9. Администрация җәмәгать тәртибен бозган тамашачыны залдан чыгарырга хокуклы. Билет бәясе бу очракта кире кайтарылмый.
  10. Администрацияконцертларның вакытын, программасын, алардагы башкаручылар составын үзгәртергә хокуклы. Хәбәрләрне күзәтеп барыгыз!

Балалар белән бару кагыйдәләре

  1. Көндезге балалар концертларына 5 яшькә кадәрге балалар бушлай, аерым урын бирмичә узалар. Документны күрсәтергә һәм баланың яшен расларга кирәк (баланың 5 яшькә кадәрге яше абонементның беренче концерты датасына билгеләнә). 5 яшьтән балалар залга аерым билет яки абонемент булганда гына кертелә. Концертларга 12 яшькә кадәрге балалар өлкәннәр белән генә йөри ала. Көндезге чараларга (балалар өчен чаралар) 3 яшькә кадәрге балалар белән керү киңәш ителми. Башка тамашачылар тарафыннан чараларны уңайлы тыңлау һәм карау, шулай ук артистларның сәхнәдә эшләвен кыенлаштырмау максатыннан түбәндәге яшь чикләүләре гамәлдә:

    • кичке чараларга 6 яшькә кадәрге балалар кертелми. Филармония контролерлары аларга концерт залына керүдән баш тартырга хокуклы;
    • 6 яшьтән балалар залга аерым билет яки абонемент булганда гына кертелә. Концертларга 12 яшькә кадәрге балалар өлкәннәр белән генә йөри ала.
  2. Әгәр дә яшь тамашачы чараның барышына һәм башка тамашачыларга карарга комачаулый икән, администрация залдан тынлык бозучыны чыгарырга хокуклы. 3. 29.12.2010 № 436-ФЗ «Балаларны сәламәтлекләренә һәм үсешләренә зыян китерә торган мәгълүматтан саклау турында» гы Федераль закон таләпләрен үтәү максатыннан, Сездән филармония чараларында балаларның мәгълүмати иминлеген сакларга мөмкинлек бирә торган яшь цензын төгәлләвегезне сорыйбыз. Бу мәгълүмат афишаларда, филармониянең рәсми сайтында, сез сатып алган билетларда бар.
  3. Чарага балалар белән килгән тамашачылар алар өчен тулысынча җаваплы;
  4. Баланың капризлы тәртибе очрагында, башка тамашачыларга уңайсызлыклар тудырудан саклану өчен, аның белән залдан чыгарга кирәк.

Мөмкинлекләре чикләнгән тамашачылар өчен

Филармониягә барыр алдыннан без сездән 8 (843) 21-21-404 телефонына шалтыратып, чарада мөмкинлекләре чикләнгән тамашачы булачагы турында хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Без мөмкинлекләре чикләнгән тамашачыга тамаша залында мөмкин кадәр уңайлырак урнаштыруны тәэмин итәргә тырышачакбыз.

  1. 1. Общие положения

    Настоящая политика обработки персональных данных составлена в соответствии с требованиями Федерального закона от 27.07.2006. №152-ФЗ «О персональных данных» (далее - Закон о персональных данных) и определяет порядок обработки персональных данных и меры по обеспечению безопасности персональных данных, предпринимаемые Татарская Государственная Филармония имени Габдуллы Тукая (далее – Оператор).

    1. Оператор ставит своей важнейшей целью и условием осуществления своей деятельности соблюдение прав и свобод человека и гражданина при обработке его персональных данных, в том числе защиты прав на неприкосновенность частной жизни, личную и семейную тайну.
    2. Настоящая политика Оператора в отношении обработки персональных данных (далее – Политика) применяется ко всей информации, которую Оператор может получить о посетителях веб-сайта https://tatfil.ru.
  2. 2. Основные понятия, используемые в Политике

    1. Автоматизированная обработка персональных данных – обработка персональных данных с помощью средств вычислительной техники.
    2. Блокирование персональных данных – временное прекращение обработки персональных данных (за исключением случаев, если обработка необходима для уточнения персональных данных).
    3. Веб-сайт – совокупность графических и информационных материалов, а также программ для ЭВМ и баз данных, обеспечивающих их доступность в сети интернет по сетевому адресу https://tatfil.ru.
    4. Информационная система персональных данных — совокупность содержащихся в базах данных персональных данных, и обеспечивающих их обработку информационных технологий и технических средств.
  3. 3. Основные права и обязанности Оператора

    1. Оператор имеет право:

      • получать от субъекта персональных данных достоверные информацию и/или документы, содержащие персональные данные;
      • в случае отзыва субъектом персональных данных согласия на обработку персональных данных Оператор вправе продолжить обработку персональных данных без согласия субъекта персональных данных при наличии оснований, указанных в Законе о персональных данных;
      • самостоятельно определять состав и перечень мер, необходимых и достаточных для обеспечения выполнения обязанностей, предусмотренных Законом о персональных данных и принятыми в соответствии с ним нормативными правовыми актами, если иное не предусмотрено Законом о персональных данных или другими федеральными законами.
    2. Оператор обязан:

      • предоставлять субъекту персональных данных по его просьбе информацию, касающуюся обработки его персональных данных;